-
ТУКАЙ ИҖАТЫ ТУРЫНДА ГАЛИМНӘР ФИКЕРЕ 23 апрелендә татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
-
Путин тагын акча бирә - 10ар мең сум! Бу ярдәм ата-аналар балаларын мәктәпкә әзерләр өчен булышачак
-
«ЧӘК-ЧӘЙ» фестивале чәкчәк ясаучыларны бәйрәмгә чакыра «Чәк-Чәй» III Бөтенроссия гастрономия фестивале 1 майда Болгар музей-тыюлыгында оештырылачак.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
-
Яшь татар рәссамы Руслан Ибраһим язучы Нурихан Фәттахның өендә нишләп йөри? Боларны һәм тагын 20 сорауга җавапны бу видеодан белә алырсыз.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
Ишегалдын төзекләндерү хакында анкета тутыра
Татарстанның 18 районында сайлаучылар бюллетеньда үз тавышын бирә һәм ишегалдын ямьләндерү турында тәкъдимнәре белән анкета тутыра. Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
“Безнең ишегалды” программасы быел эшли башлый. “Муниципалитетлар ике атна дәвамында нәтиҗәләрне анализлаячак, аннары программа формалашчак. Халык активлыгы да бәяләнәчәк. Безнең исәпләүләр буенча, беренче чиратта, өстенлек ишегалды юллары, тротуарларга, урам яктыртуга биреләчәк. Кемгәдер парковка киңлекләре, ә кемгәдер яшел зона кирәк”, - диде.
Ул Казан, Яр Чаллы, Түбән Камада 2800 ишегалды инде күпмедер дәрәҗәдә төзекләндерелгәнен әйтте. Ә хәзер бу эш тагын да комплекслы рәвештә башкарылачак. Күп фатирлы йортлардагы барлык ишегаллары торышына бәя бирелгән.
Ремонтланган ишегалларында да алга таба өстәмә үзгәрешләр кертеләчәк. “Инженерлык инфраструктурасы белән бәйле сораулар бар. Су, канализация. Безнең бурыч – программа кысаларында коммуналь предприятиеләр эшен дә карау”, - диде Фролов.
- “Безнең ишегалды” программасы буенча 50 млрд сум акча юнәлдереләчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193134/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз