-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Ишегалларына ямь керә
Татарстанда күп фатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” программасы старт ала. Республика күләмендә гамәлгә куелган социаль әһәмияткә ия программаларның берсе бу. “Безнең ишегалды” проекты турында бүген ТР Министрлар кабинетында узган матбугат конференциясендә ТР төзелеш министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман сөйләде.
Республикабыз буенча барлыгы тугыз меңгә якын күпфатирлы йорт ишегалды исәпләнә. ТР төзелеш министры Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, өч ел эчендә аларны тәртипкә китереп, төзекләндереп бетерергә уйлыйлар. Шунысы мөһим: халык ишегалдын ничек күрергә тели, иң шушы мәсьәлә хәл ителәчәк. Моның өчен анкета ярдәмендә тавыш бирү оештырыла. Бу хакта Наталия Фишман сөйләде. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә анкета өләшә башлаганнар инде. Бу эш 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анкетада “ишегалдын ямьләндерүдә кайсы эшләр аеруча өстенлекле” дигән сорау язылган һәм берничә вариант тәкъдим ителә. Халык шуларны 1-10 балл белән бәяләргә тиеш. Һәр критерий буенча җавап та яза ала. Анкеталарны 8 сентябрь көнне сайлау участогына алыа килеп, махсус тартмага салырга кирәк булачак. Шулардагы җавапларга карап, һәр ишегалды буенча теләк-тәкъдимнәр рейтингы төзеләчәк. Нәтиҗә ноябрь аенда ясалыр дип көтелә.
Әлегә анкета бланклары 18 торак пунктта гына өләшенә. Моңа 14 шәһәр һәм дүрт бистә кергән: Казан, Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Чистай, Васильево, Осиново, Кама Аланы, Җәлил бистәләре.
Ишегалларын тәртипкә китергәндә асфальт җәю, тротуар ясау, машина кую урыннарын арттыру, коеларны алыштыру, яктылык белән тәэмин итү, балалар мәйданчыгы булдыру, яшелләндерү һ.б. күздә тотыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз