-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
ЧИРМЕШӘН АВЫЛЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП Чирмешән районы авыл тарихлары турында китаплар даими басылып тора. Чираттагысы Кармыш авылына багышлана. Аның авторы Дамир Таҗиев.
-
«ТАТАР МОГИКАНЫ» - ФАТИХ ӘМИРХАН Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Ишетмәсәләр дә, күзләре күрә
«Ярдәм” мәчете – Татарстанда җомга вәгазе сурдотәрҗемә (ишетмәүчеләр өчен ишарәләр теле) алып барыла торган бердәндер мәчет.
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр атнасына берничә тапкыр җыела. Алар өчен “Ярдәм” мәчете имамнары әхлакый темаларга темаларга лекцияләр укый. Лекцияләр сурдотәрҗемә (ишетмәүчеләр өчен ишарәләр теле) белән алып барыла.
Ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләрнең Ислам турында белемнәр үзләштерүгә ихтыяҗы зур булу сәбәпле, 2019 елның башыннан төрле юнәлешләрдә берничә төркем оештырырга карар кылынды.
Әгәр сишәмбе көнне алар “Ярдәм” мәчете имамнары Ильяс хәзрәт Сафиянов һәм Хәбир хәзрәт Ханов белән мәңгелек темалар турында фикер алышса, якшәмбе көнне Коръән укырга өйрәнәләр. Ә җомга көнне ишетмәүчеләрне һәм начар ишетүчеләрне сурдотәрҗемә белән алып барылган җомга вәгазенә көтәләр.
Курсларның тантаналы ачылышы 2019 елның 8 апрелендә көндезге сәгать икедә (14.00) Казан ш., Серов 4 А йорты адресы буенча уза.
Римма Гатина, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды матбугат хезмәте
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз