-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Ишәябез!
“Идел” суларын эчкәннәрнең, шушы редакция һавасын сулаганнарның тормышында нинди үзгәрешләр булганны белә идегезме? Белмәсәгез, белеп торыгыз: безнең редакциядә берәр кайчан эшләгәннәр... бәби таба!
Әлеге кагыйдә репродуктив яшьтәге бүгенге/элекке хезмәткәрләргә бигрәк тә кагыла. Мисалга, әле узган атанада гына 2009-15 елларда “Идел” журналында эшләгән Рүзәл Мөхәммәтшинның икенчегә әти булуын язган идек. Ә бүген менә яңа шатлыгыбызны уртаклашабыз! Без тагын ишәйдек!
Беренчедән, “Идел”дә 2012 елдан бирле журналист булып эшләгән Энҗе Наматова (укучы аны Энҗе Басыйрова, Чәчәк Гәрәева һ.б. дип хәтерлидер) кичә, 10 февральдә МАЛАЙ тапты. Наматовлар гаиләсендә көтеп алынган беренче сабыйны редакциябез дә зарыгып көтте: гыйнвар урталарында ук, көн саен иртән эшкә килгәч, “Энҗебез әле бәбиләмәгәнме?” дип, бер-беребездән сорый башлаган идек. Ә Энҗебез – төпле кеше, ашык-пошык эшли торганнардан түгел, баласын да ул “җиренә” җиткереп, 3,5 килолы егет итеп дөньяга китергән!
Икенче шатлыгыбыз: шагыйрь һәм Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Рифат Сәләх тә әти булган. СөбханАллаһ, өченчегә!!! Бу хакта без Рифатның инстаграмындагы битеннән белдек. Ул анда кызы Зәлифә тууын хәбәр иткән һәм “Р Ә Х М Ә Т !” дип язган фотосын куйган. Рифат “Идел” редакциясендә моннан унбер еллар элек эшләде. Ә шифасы, күрәсезме, ничә елдан соң да бетмәгән! ))) Сәләховлар гаиләсендә апалары Сөмбел һәм Өммегөлсем сеңелкәшләре белән әниләре кайтканны түземсезләнеп көтә, ди.
Сабыйларга бәхет, тәүфыйк, саулык бирсен Раббыбыз! Әти-әни тигезлегендә үссеннәр балалар!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз