Логотип Идель
Яңалыклар

ИСКЕ ТЕШ ЩЁТКАСЫ БЕЛӘН ФЕСТИВАЛЬГӘ?

Татарстан башкаласында яшәүчеләрне «КультТорг» фестивалендә катнашырга чакыралар.

Татарстан башкаласында яшәүчеләрне «КультТорг» фестивалендә катнашырга чакыралар. Фестивальгә килүчеләр профессионаллар укыган лекцияләрне тыңлый, мастер-классларда катнаша, шулай ук иске кредит карталары, щеткалар һәм башка кирәкмәгән әйберләр тапшыра алачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара 18 октябрьдә сынлы сәнгатькә багышлап үткәреләчәк.

«Фестивальгә килүчеләрне әйберләрне нигезле куллану турында лекцияләр һәм мастер-класслар, рәссамнар һәм иллюстраторлар катнашында маркет (анда кулланылмаган материаллар, иске караламалар, постерлар, скетчлар, картиналар, открыткалар сайлау мөмкинлеге булачак), своп кебек чаралар көтә. Шулай ук үсемлекләр сату, чын спектакль карау һәм икенчел чималны кабул итү дә оештырыла», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, фестивальдә теләгән һәркем иске пластик карталар, теш щеткалары, кырыну станоклары, авторучкалар, фломастерлар, пластик капкачлар һ.б. күп кенә әйберләр тапшыра алачак.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев