Логотип Идель
Яңалыклар

Ислам һәм Петр Беренче

Татарстан Республикасы Милли музее Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать Советы утырышы өчен «Вакыт тасмасы. Мәдәният» күргәзмәсе уздырды.

Татарстан Республикасы Милли музее Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать Советы утырышы  өчен «Вакыт тасмасы. Мәдәният» күргәзмәсе уздырды.

 Утырыш 25 мартта Казан Ратушасында узды. Анда республиканың һәм башкаланың беренче затлары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, профильле ведомстволар һәм әйдәп баручы мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, РФ Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе катнашты. Бу хакта Татарстан  Милли музееның матбугат үзәге хәбәр итә.

Утырышта Татарстанда мәдәният үсешенең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар. Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында сүз барды. Катнашучыларны «Вакыт тасмасы. Мәдәният» күргәзмәсе каршы алды. Милли музей экспонатлары Татарстан һәм Россия мәдәниятендә 2022 елның истәлекле даталарын чагылдырдылар. Алар - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел һәм Петр Беренче тууына 350 ел. 

РФ Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская өчен экскурсияне Милли музейның генераль директоры Алиса Вяткина үткәрде. Алар Республика мәдәният министры белән бергә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм Казан мэры Илсур Метшинны күргәзмә белән таныштырды. Рөстәм Нургалиевичны XIV гасыр Коръәненең факсимиле, урта гасыр Болгар күренешләре белән графика, кисва фрагменты - Кааба аеруча кызыксындырды. Республика Президенты виртуаль чынбарлык шлемын киеп карады – музей партнеры буларак, күргәзмәдә VR-экскурсияләрдә специальләшкән «Переход» проекты катнашты.

Күргәзмә экспонатларының бер өлеше-татар мәдәнияте әһелләренең шәхси әйберләре. Бакый Урманченың Тукайның «Шүрәле» поэмасына төшерелгән рәсеменең төп нөсхәсе, Салих Сәйдәшевнең дирижер таякчыгы, Рөстәм Яхин һәм Сибгат Хәкимнең кулъязмалары, Фәйзулла Туишевның костюмы һәм гармуны тәкъдим ителде.

Петр чорындагы предметлар арасында - музей җыентыгыннан Петр Беренче портреты. 2021 елда Татарстан Республикасы Милли музее Россиянең Петровский музейлары ассамблеясына керде, ә 2022 елда Беренче Россия императорының 350 еллыгын бәйрәм итүдә актив катнаша.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев