-
Корбан гаете көнендә Казанда "Корбан Фест" зур гаилә бәйрәме узачак 2022 елның 10 июлендә Казанда М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Корбан гаете уңаеннан, традиция буенча, "Корбан Фест" зур гаилә фестивале узачак.
-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Ислам мәдәнияте музеенда «Тәрбияле ата» китабын тәкъдим итәчәкләр
Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда 21 февраль, 13:00 сәгатьтә Ибраһим Идриснең «Тәрбияле ата» китабының яңа басмасы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Казан Кремле музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев хәбәр итә.
Ибраһим Идрис (1857-1944) – шагыйрь, педагог, нәшир, сәүдәгәр, 1917 елгы инкыйлабка кадәр 1300000 данә китап чыгарган «Милләт» матбагасы хуҗасы.
«Тәрбияле ата яки тормыш дәресе» – Ибраһим Идриснең тәрбия нигезләренә багышланган хезмәте. Китапта аның тәрбия өлкәсендәге кыйммәтле фикерләре, киңкырлы карашлары, акыллы киңәшләре чагылыш тапкан.
«Тәрбияле ата» китабы хатын сайлау, тормышны башлап җибәргәндә хәләл җефет белән мөнәсәбәтләрне төзеп җибәрү кебек темалар белән ачылып китә. Тәрбиядә пакълек, бала сәламәтлеге мәсьәләсенә аерым игътибар бирә. Автор бала тәрбияләүдә булган төрле психологик алымнарны күрсәтә, дини һәм милли тәрбиягә нык игътибар бирә.
Ислам мәдәнияте музеенда сакланучы 1915 елгы нөсхә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы хезмәткәрләре тырышлыгы белән тәрҗемә ителде.
Китап галимнәргә, тәрбиячеләргә, дин әһелләренә, гомумән, татар халкының педагогикасы һәм дини мирасы белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә.
Презентациягә килгән һәр кешегә китап бүләк ителәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз