-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел. Илһам Шакиров, Хәния Фәрхи, Әлфия Авзаловаларның каберләре ни хәлдә?
Бабамның каберен чистартырга яңа татар зиратына барып кайттык. Бу арада күбәеп киткән шул каберләр. Белгән кешеләр күбәйгән. Зират аллеясыннан узганда Хәния Фәрхинең каберен күрү - әллә ничек, ышанасы да килми.
Төп капкадан килеп кергәч тә, Илһам Шакировның кабере тора. Аны иң күренә торган җиргә куйганнар. Ясалма чәчәкләр, веноклар китереп өйгәннәр. Асларыннан иске чәчәкләрне генә алып ташламаганнар никтер. Илһам абыйның ташы әлегә юк.
Зиратның уртасындарак - Тукай кабере янында - Әлфия Авзалованы җирләгәннәр.
Кабере бик мөшкел хәлдә күренә. Чардуганы фәләне дә юк. Кабер асфальтка чыгып торган сыман хис туа. Хәер, бәлки карлар эреп беткәч, матурлап таш белән чардуган куелыр. Шулай да кеше йөри торган юл янына ук салулары бик сәер булган.
Хәния Фәрхинең каберен зиратны урып чыккач күрдек. Матурлап, зур таш куйганнар. Гомумән, зират бик яхшы хәлдә, каралмаган каберләр әз, кайберләрен кышка дип каплап ук куйганнар.
15 апрель Тукайның үлгән көне иде, бөек шагыйребез каберенә чәчәкләр китерелгән. Аны да карап килдек. 26сы көнне дә, мөгаен, кеше килер әле. Килгән кеше барыбер башка каберләргә дә күз салмый калмый. Карлар инде эреп беткән диярлек, туганнар, таныш, якыннарыгыз булса, барып карап кайтырга вакыт. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел дигән сүз бик дөрес.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз