Логотип Идель
Яңалыклар

Истанбул сабан туенда өч егет батыр калды

Совет елларында яшәгән өлкәннәр сөйләгәннәрдән, әдәби тасвирламалардан хәтергә шулай уелган: Татарстан авылларында сабан туе узлырылса, ерак-ераклардан, хәтта җылы якларда яшәүчеләр кайтып җиткән.

Совет елларында яшәгән өлкәннәр сөйләгәннәрдән, әдәби тасвирламалардан хәтергә шулай уелган: Татарстан авылларында сабан туе узлырылса, ерак-ераклардан, хәтта җылы якларда яшәүчеләр кайтып җиткән. Бу бәйрәм һәркемне, мең дә бер тормыш мәшакатен бер читкә куеп торырга, туган җиренә кайтырга чакырган... 


Бүгенге көнгә инкыйлабка кадәр, шулай ук совет чорында туган җирләреннән аерылганнарның 3-5 нче буыны үсте, 80-90 елларда чыгып киткәннәрнең дәвамчылары бар, алар өчен чит җир - туган җир. Шул сәбәптәндер дә хәзер сабан туе “үзе йөри, үзе килә”: кайда гына үткәрелми, дөньяның татар яшәгән һәр төбәгендә милли бәйрәмебез турында мәгълүматларны укып-ишетеп торабыз. Шуңа игътибар юнәлтим, чит илдә уздырылган сабан туеның, һәм кыйммәте, һәм кадере бөтенләй башка төсле, күпкә югарырык кебек. Мин моны быел Истанбул сабан туенда икенче мәртәбә булып янә тойдым. Чакырылган кунак яки оештыручы бер кеше түгелмен, ә Төркиядә яшәүче башка милләттәшләребез кебек, татар халкының бер баласы буларак бәйрәмгә бардым. Бик күпләр кебек үк үз өлешемне керттем. Чит илдә узган сабан туена килеп, якты йөз, ихлас күңел белән татарча сөйләшкән, татарлыкны искә төшергән һәркем, бу бәйрәмнең татарларны бергә туплау, үзара татулык, кардәшлек хисләрен арттыру, милли хисләребезне таныту кебек миссиясен тормышка ашыра бит. 
Быел Истанбул сабан туе 16 июньдә уздырылды. Ул Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге, Истанбулдагы “Идел-Урал төркиләре мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте”, Татарстан сәүдә йорты тарафыннан бергәләп оештырылды. Җәмгыять әгъзалары – Төркия татарлары Наҗи Гөләчйөз, Йашар Байтак, Хидайәт Җайык, Сәрхан Байкул, Сәлим Акчура, Нуман Гөләчйөз, Якуп Акчура, Буләнт Аблай һәм Төркиядә белем алучы татар, башкорт, удмурт, рус студентлары һәм башкалар бәйрәм чараларын әзерләделәр, аларны үткәрүгә зур өлеш керттеләр. 
Шәһәрнең Сарыер районындагы Күббә бакчасында үткәрелгән милли бәйрәмебезгә килүчеләр өчен унар кеше җыелып утырмалы 40 тан артык зур түгәрәк өстәл куелган иде. Халык акрынлап туплана торгач, әлеге өстәлләр тулды, шуңардан чыгып та бәйрәмдә 400дән артык милләттәшебез катнашты дияргә мөмкин. Килеп-китүчеләр, чакырылган кунакларны өстәсәк, әлбәттә, тагын да күбрәк кеше җыелганы аңлашыла. Бәйрәмдә Төркиянең Анталья, Анкара, Сакария, Самсунг кебек башка шәһәрләрендә яшәүчеләр бар иде. Искешәһәр татарлары бер микроавтобус булып тупланып килделәр. Иртәннән сабантуй урынында оештыручыларга булыштылар, аннары уеннарда, биюләрдә катнашып, видеоларга төшереп тараттылар. Алар белән бергә бүгенге көндә Акязы шәһәрендә яшәүче рәссам Мәхмүт Исмәгыйлов, кызы Лилия Исмәгыйлова-Бәнәклеташ рәсемнәрен алып килделәр һәм бәйрәм дәвамында иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр. 


Бәйрәм иң әүвәл Төркиядә ислам фәннәре буенча докторантурада укучы Гаяз Әхмәтшинның милләтебезгә бәрәкәт, татулык сорап дога кылуыннан башланды. Аннары рәсми вәкилләрнең сәламләүләре белән дәвам итте. ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә булышлык күрсәтү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова Төркия татарларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламен һәм бәйрәм белән котлавын җиткерде. Шулай ук Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, "Идел-Урал культур һәм ярдәмләшү җәмгыяте" рәисе Гөлтан Ураллы сүз алды. Айрат әфәнде сабантуйларны үткәрүдә ярдәм күрсәткән һәм теләктәш булган өчен Татарстанга, Истанбулның  мэриясенә  рәхмәт сүзләрен җиткерде. Гөлтан ханым бәйрәм белән котлады. Истанбулда сабан туеның 29 нчы мәртәбә үткәрелүе хакында әйтте. Чарада Россиянең Истанбулдагы генераль консулы Андрей Подъелышев,  Татарстан сәүдә йорты генераль директоры Рамил Мәүлетов, Истанбул мәдәни-иҗтимагый оешмалары, Коҗаәли шәһәре кырым татарлары җәмгыяте вәкилләре һәм башка рәсми затлар, кунаклар булды.
Сабантуйга җыелганнар бәйрәмне алып барган Истанбул университетында укучы Айгөл Галиуллинаны, Измир университетында белем алучы, Омск татары Ленар Хаҗиевны, Татарстаннан килгән сәнгать әһелләре: җырчылар Илгиз Шәйхразиев, Вераника Шакирова, гармунчы Азат Галимуллин, биючеләр Айгөл Кыямова һәм Раил Ганиевне халык бик яратып кабул иттеләр. Бер-бер артлы оештырылган аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек уеннарда ирләр, хатын-кызлар, балалар - һәммәсе бик теләп катнашты. Башка чит илләрдә уздырылучы күп кенә сабантуйлардан аермалы буларак, Истанбулда көрәштеләр дә әле. Өч көрәшче: казах Данияр Иссабеков һәм татар егетләре Әхмәт Гыйлманов, Тимур Сафин шактый вакыт бер-берсенә бил бирмәделәр. Соңыннан өчесе дә батыр дип игълан ителде. 
Сабан туенда татарлар белән бергә төрек, казах, кавказ, уйгур, үзбәк, төрекмән, башкорт, япон һәм башка милләт вәкилләре рәхәтләнеп бәйрәм итте. Шуны да әйтергә кирәк, узган ел белән чагыштырганда балалар күп булуы күзгә чалынды һәм сөендерде.


Бәйрәмдә иртәннән алып кичкә кадәр чәй кайнатылды, өйләгә итле пылау әзерләнгән иде. Моннан тыш балаларга туңдырмалар таратылды, уенчыклар бүләк ителде. 
Бәйрәм исә күмәкләшеп “Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.


Айзирәк Гәрәева – Акчура,

Төркия

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: көрәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев