Логотип Идель
Яңалыклар

Итальяннар татар ризыкларын ашап карый: "Мольто буэно" ни дигән сүз?

Ни гаҗәп булмасын, татар ашлары белән итальян ашлары арасында уртаклыклар да табыла. Чит ил кешеләре өчпочмакны һәм казылыкны бик үз итә.

"Кузно" ютуб каналы итальяннар белән яңа видео төшергән. Бу юлы Рәсәйдә шактый популяр булып өлгергән итальяннар Татарстаннан кайткан ризыкларны авыз итеп карый. Ни гаҗәп булмасын, татар ашлары белән итальян ашлары арасында уртаклыклар да табыла. Чит ил кешеләре өчпочмакны һәм казылыкны бик үз итә. "Мольто буэно!" (итальянча "бик тәмле") дип ашый.

Ләкин видеога бездә гадәти булмаган ризыклар да кергән. Мәсәлән, җитен орлыкларыннан ясалган пилмән (кемнең ашаганы бар?) һәм аракы ( бу реклама түгел һәм редакция хәмер куллануны хупламый). 

Видео шактый кызыклы килеп чыккан. Комментарийларда татарча язучылар да шактый!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев