Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    «Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар

    20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак. Җырчы Тина Кузнецова һәм электрон хип-хоп-дуэты АИГЕЛ концерт программасының хедлайнерлары булачак. Фестиваль 12:00 дән 22:00 гә кадәр узачак, аны бушлай карарга мөмкин, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.

    «Итил» рус, татар, башкорт, чуваш, удмурт, мордва һәм мариларны – борынгы заманда Итил дип аталган Идел елгасы ярында яшәүче төрле халыкларның вәкилләрен берләштерәчәк. Музыкантлар, артистлар һәм һөнәрчеләр иҗат аша казанлыларны халыклар тарихы һәм ата-бабаларыбызның мәдәнияте белән таныштырачак.

    Төп сәхнә

    Көн дәвамында фестивальнең төп сәхнәсендә Марий Эл, Удмуртия, Мәскәү, Әлмәт, Чуашстан һәм Башкортстаннан килгән артистлар һәм кунаклар чыгыш ясаячак, алар милли көйләрне яңартылган һәм үзгә форматта тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук Мәскәү, Хакасия, Чукотка, Дагыстан, Тыва һәм Карелиядән «ЭтноLife» бөтенроссия проекты финалистлары да чакырылган. Фестиваль төп сәхнәдә хедлайнерлар – Тина Кузнецова һәм АИГЕЛ чыгышлары белән тәмамланачак.

    Төп сәхнәдәге программа:

    • 11:00 – DJ Malsi Music;
    • 12:10 – ABIEM Project;
    • 13:00 – «ЭтноLife» проекты финалистлары;
    • 14:15 – Baysara;
    • 15:10 – YALFY;
    • 15:45 – Shanu;
    • 16:40 – post-dukes;
    • 17:35 – Juna;
    • 18:25 – Zakaria;
    • 19:15 – «УЕН»;
    • 20:00 – АИГЕЛ;
    • 21:00 – Zventa Sventana (Тина Кузнецова һәм Юрий Усачев проекты).

    Реклама

     Кече сәхнә

    Кече сәхнәдә тамашачылар халыкның мәдәни кодын чагылдыру коралы буларак бию, аның хәзерге чынбарлыкка интеграциясен күрсәтүче перформансларны күрәчәкләр. Кече сәхнә Горький паркының төп аллеясының ахырында урнашачак.

    Кече сәхнәдәге программа:

    • 14:00-15:00 – «Ярмәк вагы» мастер-классы элементлары белән перформанс. Тамашада җирле артистлар – биючеләр Гөлсинә Галимуллина, Сәидә Миннебаева, Владислав Уткин, Рамазан Җамалетдинов, баянчы Рөстәм Рәфыйгуллин һәм мультиинструменталист Айдар Абдрахимов катнашачак;
    • 16:30-17:30 – «Ише(и)тү» эксперименталь перформансы. Номерны Казанның «Пантера» камера балеты һәм «Төенләнеш» яшь шагыйрьләрнең бәйсез берләшмәсе әзерләгән;
    • 18:00-19:00 – «Уйҙарым» музыкаль-медитатив перформансы. Проект командасы фестивальгә Уфадан киләчәк. Перформанста биюче Нәркәс Юлдашева, башкорт музыкантлары Альбина Фәйзуллина һәм Марат Татурас катнашачак.

    Моннан тыш, көн дәвамында паркта Татарстан һәм күрше төбәкләрдән килгән һөнәрчеләр ярминкәсе узачак. Шулай ук бәйрәм мәйданчыгы үзәгендә зур төшке аш өстәле булачак, аның артында барлык теләүчеләр дә сыйлана алачак. Фестивальнең бу элементы Идел буе халыкларының дуслыгын һәм бердәмлеген символлаштырачак.

    Исегезгә төшерәбез, беренче «Итил» фестивале ТР башкаласында узган ел узды. Чара музыка, театр, бию сәнгате, милли традицияләр һәм заманча иҗатны берләштерде. Фестивальнең хедлайнеры «Евровидение»дә катнашкан җырчы Манижа булды.

    Чыганак: kzn.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!