Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • НОЯБРЬ НИНДИ БУЛЫР ИКӘН? Россия территориясенең күпчелек өлешендә ноябрь ае ...
      50
      0
      0
    • КИТТЕК ЯРМИНКӘГӘ! Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу өчен ярминкәләргә чакыра.
      44
      0
      0
    • ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР БӘЙГЕСЕНЕҢ БҮЛӘКЛӘҮ ФОНДЫ –3 МИЛЛИОН СУМНАН АРТЫК Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан әдәби әсәрләргә бәйге игълан ителде. Бүген конкурсның оештыручылары белән әлеге бәйге турында матбугат конференциясендә сөйләштек. Кайбер оештыру моментлары якын арада хәл итеп бетерелергә тиеш…
      248
      0
      0
    • КОРОНАВИРУС ЙОКТЫРУЧЫЛАР САНЫ КИМИЯЧӘК «Без икенче күтәрелеш озак дәвам итмәс дип өметләнәбез. Әйе, ул беренчесенә караганда озаккарак сузылачак, чөнки аның масштаблары киңрәк."
      372
      0
      0
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2863
      0
      6

    Җитәкче һәм шагыйрь Әнәс Исхаков вафат

    Әнәс Гатуф улы ТАССРның Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туган.

    Үзенең хезмәт юлын ул 1965 елда Актүбә урта мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы булып башлый. Шул дәвердән алып, 40 елы Азнакай районы белән бәйле. Ул комсомол, партия органнарында эшли, бик күп яңа башлангычларның инициаторы була.

    1983-1992 елларда Азнакай район Советы башкарма комитеты рәисе итеп билгеләнә.

    1992-2005 елларда Әнәс Гатуф улы Азнакай районы һәм шәһәре хакимиятен җитәкли, халык депутатларының берләштерелгән Советына рәислек итә.

    1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советына депутат итеп сайлана.

    1995-2000 елларда Татарстан Республикасының халык депутаты, дәүләт төзелеше мәсьәләләре, җирле үзидарә һәм тышкы элемтәләр буенча комиссия әгъзасы була.

    Реклама

    2005 елдан Әнәс Исхаков Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дәүләт власте һәм җирле үзидарә башкарма органнарын оештыру һәм үзара эшчәнлек буенча бүлек начальнигы.

    Әнәс Гатуф улы Исхаков Халыклар Дуслыгы Ордены, “Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләренә ия, “Татарстан Республикасының Атказанган Авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен йөртә.

    Әнәс Гатуф улы район һәм шәһәрнең икътисади-социаль үсешенә зур өлеш керткән легендар шәхес. Аның җитәкчелегендә һәм турыдан-туры катнашында җирлегебездә юллар, торак йортлар салынды, социаль мәдәни объектлар калкып чыкты, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә максатчан эш алып барылды.

    2004 елның 2 июлендә халык депутатларының берләштерелгән Советы карары белән аңа “Азнакайның Почетлы гражданины” исеме бирелде.

    Азнакайлыларның олы хөрмәтенә ия Әнәс Гатуф улы иҗади ялкынлы, талантлы шәхес иде. Аның шигырьләренә бик күп җырлар язылды, Азнакайга багышлап күңел түреннән чыккан шигьри тәлгәшләрендә туган якка мәхәббәтен, аның кешеләренә соклануын, хөрмәтен чагылдырды.

    Чыганак: aznakaevo-rt.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!