Логотип Идель
Яңалыклар

Итне нинди ешлыкта ашау файдалы?

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының эндокринология илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең терапевт-эндокринологы Фатыйма Дзагоева дөрес туклану буенча киңәшләр бирде.

Эндокринология илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең терапевт-эндокринологы Фатыйма Дзагоева итне нинди ешлыкта ашау файдалы булуы турында әйткән.

Соңгы тикшеренүләргә караганда, итне атнага бер мәртәбә генә ашау җитә. Бу чикләү кош итенә кагылмый. Врач казылык һәм сосискалардан бөтенләй баш тартырга киңәш итә. 
Йомырканы көн саен ашарга ярамы,й дигән фикер дә  кире кагылды. Көненә пешкән бер йомырка ашауның зыяны юк. Шул ук вакытта йомырканың агы пешкән, ә сарысы чиле-пешле килеш яхшырак үзләштерелгәне билгеле булган.
В төркеме витаминнары организмга керсен өчен, ярмалардан һәм дөрес әзерләнгән икмәктән баш тартмаска кирәк. Ә менә тозлы һәм баллы ризыкны сәламәт булу өчен азрак ашарга кушкан Фатыйма Дзагоева «RT» басмасы белән әңгәмәсендә.
Акрын үзләштерелә торган углеводлар ашау сәламәтлекне һәм матурлыкны сакларга ярдәм итәр. Боларга бөтен бөртекле, кузаклы культура ризыклары, зәйтүн мае һәм чикләвекләр керә.

Ислам дине гаилимнәре дә итне атнасына ике мәртәбәдән күбрәк ашамаска киңәш итә. Шулай ук туклану үзенчәлекләре яшәү шартларына, климатка, экологияга да бәйле. 

Диетологлар фикеренчә, ябыгуның төп принцибы - ашыйсы килгәндә генә ашау һәм вакытында туктый белү.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев