Логотип Идель
Яңалыклар

«Югары катлам ирләре ишегалдына ашыга...

26 сентябрьдә «Эрмитаж – Казан» күргәзмә үзәгендә Көнбатыштан Көнчыгышка таба юлның иң мөһим ноктасы булган Казанда уза торган БРИКС илләре саммитына багышланган «Югары катлам ирләре ишегалдына ашыга...» Көнчыгыш илләрдә мәҗлес һәм аучылык» күргәзмәсе ачыла.

Экспозиция Көнчыгыш илләренең сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре белән таныштыра, алар хыялда зиннәтле мәҗлесләр һәм шау-шулы ау күренешләрен яңартырга, үткән заманның традицияләренә кагылып карарга, төрле мәдәниятләрнең һәм чорларның, сәнгать традицияләренең бер-берсенә бәйләнешен һәм йогынтысын күрергә мөмкинлек бирә.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әйберләрнең күбесе XVII-XIX йөзләргә, традицион сәнгать үсешенең соңгы чорына карый. Ул вакытта Көнчыгышның барлык төбәкләре бер-берсе белән икътисадый һәм мәдәни яктан тыгыз бәйләнешкә керә, яңа заманга аяк баса. Әмма экспозициядә Көнчыгышта Бөек империяләр барлыкка килгән һәм җимерелгән борынгырак чорга карый торган әйберләр дә бар. 

Күргәзмәнең кураторы – Константин Петров, Дәүләт Эрмитажының Көнчыгыш бүлеге фәнни хезмәткәре.

Күргәзмә «Эрмитаж – Казан» күргәзмә үзәгендә 27 октябрьгә кадәр тәкъдим ителә. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев