Логотип Идель
Яңалыклар

Югары уку йортларында «Рубин»ның фан-клубы барлыкка киләчәк

«Рубин» футбол клубы «Татарстан Студентлар Лигасы» белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән.

Килешүнең максаты - студентлар арасында футбол клубының брендын таныту, үстерү, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында.

Алга таба югары уку йортларында фан-клублар барлыкка киләчәк, ә бу амбассадорлар өчен мотивациягә әйләнәчәк. Фан-клубны республикада фанатлар хәрәкәтен камилләштерү буенча зур потенциал күрәбез. Хезмәттәшлек нәтиҗәле булыр дип өметләнәбез,- дигән ТР "Студентлар Лигасы" Президенты Шамил Якупов.

Студентлар Лигасы белән хезмәттәшлек итүне Клубның приоритетлы юнәлеше дип саныйбыз, - дигән "Рубин" футбол клубы генераль директоры Александр Айбатов.

Әйтергә кирәк, "Студентлар Лигасы" 2023 елның августыннан ук  "Рубин" белән клуб матчларына стюардлар җәлеп итү буенча актив хезмәттәшлек итә. Әлегә Студентлар Лигасыннан 10 матчка һәр уенга уртача 100дән 250гә кадәр стюард җәлеп ителгән.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев