Логотип Идель
Яңалыклар

«iВолга 2020» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ - СИНЕҢ ӨЧЕН!

Әлеге форумда 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь казанлылар катнаша алачак.

«iВолга 2020» яшьләр форумына гариза бирдеңме әле?

фото: пиксабай.ру

 Быел форум онлайн-форматта 24-28 августта уздырыла. Катнашучылар мәгариф һәм мәдәни-ял итү программаларында катнаша алачак. Моннан тыш, теләге булган һәркем Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды грантлары конкурсында һәм Россия яшьләре проектлары конкурсында үз көчләрен сынап карый алачак. Быел округ проектлар конкурсының грант фонды 10 млн сумнан артык сумманы тәшкил итәчәк.

Әлеге форумда 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь казанлылар катнаша ала. Гаризалар бирү вакыты 28 июльгә кадәр озайтылды, гаризаны «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмати системасында шәхси кабинет аша бирергә мөмкин.

Тематик юнәлешләр: Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулуга багышланган «Безнең Җиңү» сменасы; «Экология, шәһәр төзелеше, архитектура өлкәсендә үзен сынап карарга теләгән яшь кешеләр өчен билгеләнгән «Яшәү территориясе» сменасы; үз бизнесыңны гамәлгә ашыруда теоретик белемнәр һәм практик күнекмәләр булдыруга юнәлдерелгән «Минем бизнес» сменасы; заманча тикшеренүләргә һәм фәнни-гамәли эшләнмәләргә багышланган «Фән һәм цифрлы технологияләр» сменасы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев