-
«ТӘРТИП» РАДИОСЫ КУШЫМТАСЫНДА ПОДКАСТЛАР ТЫҢЛАП БУЛА Казанда «Тәртип» радиосы үзенең яңа логотибын, мобиль кушымтасын, гимн һәм подкастлар системасын тәкъдим итте.
-
ХӘБИБ НУРМАГОМЕДОВ ФУТБОЛЧЫ КАРЬЕРАСЫН БАШЛАРГА ӘЗЕР! Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм, ди Хәбиб.
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
АВАРИЯДӘ ДҮРТ АЙЛЫК БАЛА ҮЛГӘН... Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәгә барып җитмичә дә үлгән.
-
Туй вакытында кәләш ягыннан берәү кияүне һәм туганын үтергән Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды.
-
ЧУЛПАН ЙОСЫПОВА ӘНИ БУЛГАН! Котлыйбыз! Җырчы Чулпан Йосыпованың бәби көткәнен белә идегез бит?
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 3 Илкүләм конкурста катнашып, бүләк отыгыз!
Июнь аенда Казан тагын бер халыкара фестивальне кабул итә!
XV Казан Халыкара мөселман киносы фестивале һәм төрки халыкларның XIV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале кайтавазы булып, Казанда II Төрки кино фестивале узачак.
21-23 июнь көннәрендә үткәреләчәк кинофорумда Русия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзәрбайҗан, Төрекмәнстан вәкилләре катнашачак. Кинофестивальдә Русияне Татарстан, Башкортостан, Якутия, Хакасия фильмнары тәкъдим итәчәк.
Быелгы кинофестиваль бурычы – төрки фильмнар каталогын булдыру, катнашучы илләр киностудияләре белән уртак продукция һәм, шул исәптән, Татарстан киносын төрки илләрдә күрсәтү. Әлеге максатны истә тотып, фестивальгә төрле илләрнең киностудияләре һәм дәүләт кино учреждениеләре вәкилләре чакырылган. Узган елгы фестиваль программасын, мәсәлән, Төркия тамашачысы карый алган.
Кинофестивальдә катнаша торган фильмнар, гадәттәгечә, Казанның “Мир” кинотеатрында бушлай күрсәтелә. Кинофорумның эшлекле мәйданында ТР Дәүләт Советы, Татарстан халыклары ассамблеясы вәкилләре дә катнашыр, дип көтелә. Русия исеменнән фестивальнең башкарма комитетына «ТатарКино» дәүләт учреждениесе һәм Казан Халыкара мөселман киносы фестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова керә.
Татарстаннан фестивальдә Фәрид Дәүләтшинның «Инсаф» фильмы күрсәтеләчәк. Ул татар халык язучысы Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» әсәре буенча төшерелгән. Хәзерге вакытта фестивальдә катнашасы фильмнарны телевидениедә күрсәтү турында килешүләр алып барыла.
II Төрки кино фестиваль кунаклары татар халкының Сабан туенда катнашачак. Бу турыда ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз