Логотип Идель
Яңалыклар

Июньдә безне тагын озын яллар көтә

Хезмәткәргә ял итү өчен өстәмә вакыт бирелә яки артык эшләгән өчен түләнә.

Россиядә яшәүчеләрне июньдә өч көн рәттән ял итәчәк. Бу турыда адвокат Владимир Постанюк сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә, ул эш көне булмаган бәйрәм көне санала. Агымдагы елда бу көн шимбәгә туры килә, шуңа күрә дүшәмбе, 14 июнь ял булачак.

Моннан тыш, җомга, 11 июнь бәйрәм алды буларак, россиялеләрнең эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

Постанюк сүзләренчә, әгәр график үзенчәлеге буенча эш көнен кыскарту мөмкин түгел икән, хезмәткәргә ял итү өчен өстәмә вакыт бирелә яки артык эшләгән өчен түләнә.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев