Яңалык/Эксклюзив
-
Арчалылар Тинчурин театрында кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы узды.
-
Киләсе атнада 19 градус җылы булачак Ниһаять, без көткән яз килә...
-
«127 кг авырлыктагы кәләш матур буламы соң инде?» - булган хәл 4 айдан соң кунаклар кияү егетен башка кызга өйләнгән икән дип уйлаганнар...
-
Г.Тукайның 135-еллыгына һәм Н.Җиhановның 110-еллыгына багышланган концерт узды "Quaternion" квартеты профессиональ музыкантларның гына түгел, ә чын сәнгатьне яраткан барлык тамашачыларның да күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады.
-
Таксистның көчләвеннән уянып киткән... Полициягә пәнҗешәмбе көнне 37 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә...
-
«Приехал»мы, «Съездил»мы? "Кайтып килдем" русча ничек була?
-
23 яшьлек егет 2 айлык улын нигә үтергән? 6 апрельдә баланы ярып карыйлар.
-
Бу хәлдән соң чәчәк кибетендә эшләргә дә куркыныч.... Әмма күп тә үтми, кулындагы шешәсе белән аңа һөҗүм итә. Пыяла шешәсе ватылганчы кызны кыйный, туктамый.
Изге Болгар көрәшчеләрне чакыра!

15 июньдә - тарихи Болгар җирлегендә 15нче тапкыр "Изге Болгар җыены" узачак. Быел анда беренче тапкыр Сабантуй да оештырыла.
Бу хакта безгә Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, "Изге Болгар җыены"ндагы Сабантуйда көрәш ярышлары өч үлчәү авырлыгында үтәчәк: 70 кг.га кадәр, 90 кг.га кадәр һәм 90 кг.нан авыррак булган категорияләр. Шәп кенә приз фонды да каралган, диде ул безгә.
Болгар Сабан туена теләгән һәр көрәшче чакырыла. Бәйге 18 яшьтән өлкән булган көрәшчеләр арасында узачак.
Көрәшчеләр, бәйгедә катнашу өчен иртәнге тугызга кадәр теркәлергә кирәк!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз