Логотип Идель
Яңалыклар

«Изге Болгар җыены» 3 гаилә өчен Хаҗга юлламалар уйнатачак

Киләсе ялларда Болгарда «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы узачак.

Быел бәйрәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» мәдәни программасы кысаларында оештырыла. Ул 19 май көне узачак.

«Изге Болгар җыены»ның төп яңалыгы  – биредә Хаҗга ике кешелек өч юллама уйнатачаклар. Юлламалар уйнатуда катнашуның төп шарты - Болгар җыенына гаилә белән килү.

Юлламалар уйнатуда катнашу өчен гаилә парларына 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр теркәлергә  һәм махсус билет алырга кирәк булачак. Бу турыда үз телеграм каналында Камил хәзрәт Сәмигуллин язып чыккан.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев