Логотип Идель
Яңалыклар

Изге Болгар җыены: программа

Матбугат конференциясендә “Изге Болгар җыены”ның быелгы үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.

2 июньдә “Изге Болгар җыены”ның быелгы үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.


1989 елдан бирле Спас районының Болгар шәһәрендә оештырылып килүче “Изге Болгар җыены” быел 5 июньдә узачак, 2020 елда ул пандемия чорына туры килү сәбәпле үткәрелмәгән иде. Быелгы җыен барышында, яңа төр вирусның таралуын булдырмау өчен, махсус чаралар күреләчәк: боларга иң элек намаз укучылар арасында ара калдыру һәм антисептика чаралары белән тәэмин итү керә.


“Изге Болгар җыены”ның төп чаралары  Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында узачак. Төп программа Саид Камаль, Рузил Ихсанов, Ильяс Халиков һ.б. катнашуындагы дини җырлар концерты (8.00-11.00), “Кече манара” һәм “Хан төрбәсе” комплексында Тәүбә намазын уку (9:30-10.45), милли көрәш ярышының финалы (9.00-11.00), Җәмигъ мәчетендә өйлә намазын уку (12.00), “Язу тарихы” мәйданчыгында Урта гасыр карасын ясау технологиясе буенча остаханә (9.00-11.00) һ.б. чаралардан гыйбарәт. Җыенның рәсми ачылышы исә 11.00-11.45 аралыгында булачак. Көн дәвамында тыюлык территориясендә сату-алу мәйданчыклары, “Хозур” нәшрият йорты, шулай ук мәдрәсәләр (мисал өчен “Мөхәммәдия”) һәм Россия ислам институты нокталары эшләп торачак. Уку йортлары вәкилләре абитуриентлар өчен консультацияләр оештырачак, кызыксынучыларны 2021-2022 уку елының кабул итү үзенчәлекләре белән таныштырачак.


Болгар җыены алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан быел инде унберенче мәртәбә оештырылучы “Бөтенроссия татар дин әһелләре” форумы булачак. Быел ул “Милли тормыш һәм дин” исеме астында уза. Форумда Россиянең 72 төбәгеннән 1200 делегат катнашуы көтелә. 3 июнь форум үз эшен дүрт дискуссион мәйданчыкта алып барачак, аларда татар дини оешмаларының актуаль мәсьәләләре каралачак, 4 июньдә “Казан ЭКСПО” күргәзмәләр үзәгендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак.

Фото: Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев