Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    К. Тинчурин театры «Кавышабызмы?» проектын башлап җибәрә

    18 гыйнвар 18:30 сәгатьтә Шамил Фәрхетдиновның «Мәхәббәт баскычы» спектакле Тинчурин сәхнәсендә 200 тапкыр уйналачак. Шул уңайдан тинчуринлылар «Кавышабызмы?» дигән яңа проектка старт бирде.

    «Кавышабызмы?» проектының төп максаты - парсызларга үз ярларын табарга ярдәм итү.

    Проект берничә этаптан торачак. Беренчесендә - катнашырга теләүчеләргә үзләре турында анкета тутырырга кирәк. Анкетаны Тинчурин театрының социаль челтәрләрендә табып була. Шулай ук театрның холлында да махсус тартма куелган. Анкеталар 14 гыйнварга кадәр кабул ителә.

    Реклама

    Икенче этапта әлеге анкеталардан өч пар сайланып алыначак һәм шушы парларны 18 гыйнвар «Мәхәббәт баскычы» спектаклендә очраштырачаклар.

    Парларның мөнәсәбәтләре үсешен 14 февраль - Гашыйклар көненә кадәр «Кавышабызмы?» реалити-шоуында күзәтеп булачак. Шоуның алып баручылары – Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары Артем Пискунов белән Резедә Сәләхова. Шоу театрның YouTube каналында урнаштыралачак.

    Барлык этапларны да уңышлы узган парга төп бүләк - ресторанга кичке ашка бару мөмкинлеге биреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы