Логотип Идель
Яңалыклар

Кабан күле буенда әдәбият турында әңгәмәләр башлана

Кабан күле ярында бу җәйдә Татар китабы йорты уздырачак татар китабы һәм әдәбияты турындагы ачык әңгәмәләр сериясе мөһаҗирлек әдәбияты турында сөйләшүдән башлана.

Мөһаҗирлек дулкыннары үз теләге белән яки мәҗбүри рәвештә читкә киткән авторлар тарафыннан иҗат ителә торган үзгә әдәбият барлыкка китерә. Алманиядә моны Exilliteratur, Россиядә — сөргенлек әдәбияты, татарларда мөһаҗирлек әдәбияты дип атыйлар. Татарларда мөһаҗирлек китабы традицияләре вакыйгаларга бай булган ХХ йөзъеллыкка кадәр үк, борынгы чорларда башланып, урта гасырларда дәвам иткән.  

Кабан күле ярында бу җәйдә Татар китабы йорты уздырачак татар китабы һәм әдәбияты турындагы ачык әңгәмәләр сериясе мөһаҗирлек әдәбияты турында сөйләшүдән башлана. Татарлар газета-журналларны үзләре яшәгән бөтен җирдә дә ничек бастырганнар? Онытылган һәм тыелган исемнәр ничек әйләнеп кайткан? Хәзерге көндә татар телендә эмигрантлык әдәбиятын тудыручы бармы?

Бу һәм башка сораулар турында беренче ачык әңгәмәдә фикер алышачаклар. Дискуссия катнашучылары – шагыйрә, Кариев театры директоры Луиза Янсуар, тәрҗемәче, Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин, тәрҗемәче, мөхәррир, әдәбият укытучысы Эльза Нәбиуллина.

Әңгәмәләр сериясе Татар китабы йорты, Ачык университет, КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә оештырыла.
Чара барышында Кабан күле буенда Татар китабы йортының күчмә китапханәсе эшләячәк.

Вакыты: 10 июнь, 18:00
Урыны: Кабан күле яры, Мәрҗани һәйкәле
Чарага сылтама буенча теркәлү сорала: https://tatbookhouse.timepad.ru/event/2063676/

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев