Логотип Идель
Яңалыклар

Кабан күле яр буенда татар драматургиясе турында фикер алышачаклар

Татар китабы йортыннан дискуссияләр сериясе татар драматургиясе турында фикер алышу белән тәмамланачак. Йомгаклау очрашуы  19 нчы августта Кабан күле яр буенда узачак.

Татар китабы йортыннан дискуссияләр сериясе татар драматургиясе турында фикер алышу белән тәмамланачак. Йомгаклау очрашуы  19 нчы августта Кабан күле яр буенда узачак.

Катнашучылар бүгенге татар драматургиясенең нинди хәлдә булуы, кемнән үрнәк алырга һәм лабораторияләрдән, экспериментлардан, конкурслардан һәм марафоннардан файда бармы-юкмы икәнлеге турында фикер алышачак.

Дискуссияне яшь драматурглар Булин Минкин һәм Динә Сәфәрова, татар әдәбияты укытучысы, тәрҗемәче Эльза Нәбиуллина үткәрәчәк, дип хәбәр итә Татар китабы йорты матбугат хезмәте.

Фикер алышу 18:00 сәгатьтә башлана, очрашу урыны – Мәрҗани һәйкәле янында. Керү ирекле, алдан теркәлү буенча.

Дискуссияләр сериясе Татар китабы йорты, «Ачык университет» проекты һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты партнерлыгы белән үткәрелә.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев