Яңалык/Эксклюзив
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар? Шәһәр халкыннан 50 гариза килгән.
-
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән... Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
-
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан? Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
-
Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...." Татарстанда тагын бер зур фаҗига.
Кабан күле ярлары тагын да матурланачак
Кабан күленең рәсми инстаграм аккаунтында, яңа рәсемнәр барлыкка килде. Рәсемнәрдә Күлнең Мәрҗәни урамы ягы ничек ремонтланачагы күрсәтелгән. Бу як ярдан су буйлап 1,4 километр җәяүле юл салыначак.
Проект авторлары әйтүенчә, әлеге җәяүле юл дүрт зонага бүленәчәк: спорт, су, урман һәм күпер. Су буеннан җәяүле юл һәм су өстеннән йөри торган басмалар салыначак. 30га якын яңа объект барлыкка киләчәк. Шулар арасында амфитеатр, су чаңгысы спорты мәктәбе, йога мәйданчыгы һ.б.
Күл янын төзекләндерү инде быел тәмамланачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз