Яңалык/Эксклюзив
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Кабан күлендә аккош
Казанның Кабан күлендә аккош гаиләсе яшәгәнен беләсездер (барлыгы алты аккош). Күптән түгел күлгә тагын өч аккош очып килгән. Яңа очып килгән кошларны күл хуҗалары кабул итмәгән. Территорияләрен һәм балаларын саклап, кунак аккошларны куганнар.
Кичә Кабан күле буенда йөрүчеләр бер аккошның канаты яралы булуын күргәннәр һәм моны видеога төшергәннәр. Казан парк һәм скверлар дирекциясе коткаручылар берлектә ике аккошны тотып, вакытлыча Казанның зооботаника бакчасына урнаштырган. Бүген коткаручылар Кабан күленә өченче аккошны эзләргә чыгачак. Кошларны кышларга зоопаркта калдырачаклар һәм дәвалаячаклар. Яз көне аларны кире иреккә Кабан күленә җибәрәчәкләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз