-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Кадер кичәсе була ничәсе?
Мөселманнар өчен айлар арасында – Рамазан ае, көннәр арасында – җомга көне, кичләр арасында –Кадер кичәсе иң мөбарәк санала.
Бу көннәрне гыйбадәт кылып, догалар укып, тәүбә итеп уздырырга кирәк. «Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк», - диелә Коръән Кәримнең 97нче «әл-Кадер» сүрәсенең 3нче аятендә. Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый. (Коръән егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә өлешләп иңдерелгән)
Кадер дигән сүз – ул кодрәт дигәнне аңлата, Аның икенче мәгънәсе – тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Кадер төне мең айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Рәсүлебез (сгв) әйтә: «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп, гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», – ди.
Кадер кичәсе Рамазан аеның соңгы ун көне арасында була, ул төгәл билгеләнмәгән. Якынча 30, 31 май.
Кадер кичәсенең кайбер билгеләре: бу кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләс кенә булыр, күктә йолдызлар атылмас.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз