-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
Фәрһад Мөхәммәтҗанов Тинчурин театрыннан китә Күптән түгел Тинчурин театры яшь актерының МХАТ мәктәп-студиясенә укырга керүе билгеле булды. Фәрһад Игорь Золотовицкий һәм Сергей Земцов курсында белем алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Кадер кичәсендә әйтелә торган дога
Мөселманнар өчен айлар арасында – Рамазан ае, көннәр арасында – җомга көне, кичләр арасында – Кадер кичәсе иң мөбарәк санала.
Бу көннәрне гыйбадәт кылып, догалар укып, тәүбә итеп уздырырга кирәк. «Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк», - диелә Коръән Кәримнең 97нче «әл-Кадер» сүрәсенең 3нче аятендә. Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый. (Коръән егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә өлешләп иңдерелгән).
Быел кадер кичәсе 30, 31 майга туры килә, диләр.
Бу төн - тынычлык, иминлек кичәседер. Җир йөзенә килгән фәрештәләр иминлек, тынычлык белән киләләр. Алар күбрәк гыйбадәт кылучылар белән бергә булырлар, ди. Ул кичәдә шайтан да үзенең мәкерлеген кыла алмас. Гайшә анабыз Пәйгамбәребездән (сгв) сорады: «Йә рәсүлебез, әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, миңа ничек дога кылырга?” – диде. Рәсүлебез (сгв) әйтте: "Аллаһүммә иннәкә гафуун түхиббүл гафвә фәгъфу ганни. (Әй Аллам, Син гафу итүче, Син гафу итәргә яратасың – гафу ит мине, гөнаһларымны ярлыка), – дип дога кыл», диде.
Кадер төненең үзенә генә хас булган галәмәтләре бар. Ул башка төннәрдән аермалы буларак, яктырак, нурлырак булыр. Кадер төне бик тыныч, җилсез, матур, имин булыр. Ул төнне артык эссе, я артык салкын да булмас. Җирлектәге табигать күрсәткечләренең уртачасы булыр. Кадер кичәсендә йолдызлар да атылмас. Кадер кичәсеннән соң килгән көннең кояшы артык якты булмас, чөнки ул көнне шайтанга кояш белән бергә торырга мөмкин булмас.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз