Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    Кадрлар резервы: "Рубин" тренеры белән очрашу һәм миллион сумлык грант

    “Кадрлар резервы” - ул озак сроклы үсеш алучы программа, ул Татарстан яшьләренең хыялларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыра. Аның максаты – яшь лидерларны сайлап алу, төрле дәрәҗәдәге социаль әһәмиятле чараларда һәм программаларда катнашуын активлаштыру һәм аларны төрле иҗтимагый өлкәләрдә алга этәрү. 

    “Кадрлар резервы” программасында ел саен ТР территориясендә яшәүче 16-30 яшьләрдәге барлык социаль-демографик төркемнәр вәкилләре катнаша. Нинди проект соң ул дисезме? Ул түбәндәге юнәлешләрдә уздырыла:

    • Цифрлаштыру
    • Коммерциячел булмаган оешмалар үсеше 
    • Эшмәкәрлек 
    • Яшьләр өчен социаль сервислар

    Әлеге юнәлешләрдә яшьләр үзләренең проектларын тормышка ашыра алалар. Өстәвенә, проектлар өчен фонд тарафыннан грант бирелү дә каралган. Сүз уңаеннан, 2019 елгы җәйге форум кампаниясе өчен Х проектта катнашучылар 3 360 000 сумлык грант откан иде һәм эшчәнлекләрен Татарстанда дәвам иттеләр.
    Программаның сайлап алу этабыннан үткән яшьләрне кызыклы очрашулар да көтә. Алар арасында – ТР Дәүләт депутаты Андрей Кондратьев һәм “Рубин” футбол командасының тренеры Леонид Слуцкий бар.

    Фото: Татар-информ

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер