-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАХСУС ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ ЭШЛӘНӘ Россиядә «Яшьләргә дәүләт хезмәтләре» порталы эшләнә, анда яшьләр өчен төп вакыйгалар, ташламалар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат булачак
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
«Калеб» яшьләре "Карурман" спектакленә чакыра
«Калеб» яңа буын җыены яшьләре яңа эпик әсәр тәкъдим итәчәк. Әлеге эскизны 2 декабрьдә сәгать 19.00дә Кариев театрында (Петербург урамы, 55 б) карап булачак.
Эскизның премьерасын 80 тамашачы гына карый алачак. Билетлар сатуга чыккан. Ләкин алар бик чикле санда. Оештыручылар әйтүенчә, спектакль 16+ яшь чикләре белән тәкъдим ителә.
«Карурман» спектакле эскизы — «Калеб» яңа буын җыены проектларының берсе. Аның идея һәм драматургия авторлары — Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова. Режиссеры — Резеда Гарипова. Музыканы «Джуна» төркеме Зарина Вилданова белән берлектә әзерли. Артистлар — Тинчурин театрыннан Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин һәм Гүзәл Галиуллина.
«Идея буларак ике-өч ел элек башыбызга килде. Аны ачык һавада эшлисе килгән иде, чөнки мифологик яссылыгы бар. Анда — кешенең карурмандагы кебек җәмгыятьтә адашып йөрүе һәм асылына кайтырга омтылуы. Ул бүгенге заман мәсьәләләрен күтәрергә омтылыш белән иҗат ителгән. Андагы дөнья моделе бүгенге дөнья моделенә якын дип күзаллыйбыз. Безгә тамырларыбыз, милли идентификациябез кадерле», — дип анонслады спектакльне Луиза Янсуар «Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз