-
Татарстан «дөрес» туңдырма җитештерү буенча илнең 5 лидер төбәге арасына керә Россиядә туңдырманы катгый маркировкалау 2021 елның 1 июненнән башланды. Бер ел эчендә Татарстан «дөрес» продукция җитештерү буенча Россия буенча лидерларның берсе һәм Идел буе федераль округында лидер булды.
-
Россиядә сабантуйлар сезоны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында ачылган Быелгы сабантуй сезоны Әстерхан өлкәсе Идел Буе районының Җәмәл (Три Протока) авылында, шулай ук Волгоград өлкәсенең Светлоярск районы Кече Чапурин авылында башланды.
-
«Черек күл» паркында психолог белән очрашуда казанлыларга эмоциональ яну турында сөйләячәкләр 22 нче майда Казанның «Черек күл» паркында психолог белән чираттагы түләүсез очрашу узачак. Лекциянең темасы –эмоциональ яну.
-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
"Калеб" яңа буын җыены яңа эпик тамаша тәкъдим итә
Бу көннәрдә "Калеб" яңа буын җыены кысаларында Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова авторлыгындагы "Карурман" эпик тамашасына әзерлек бара. Тамашада яшь музыкантлар һәм иң талантлы яшь актерлар катнашачак.
Пьеса авторлары: Луиза Янсуар, Резеда Гарипова. Режиссер: Резеда Гарипова. Дизайн: Альбина Хөсәенова. Рәссам: Әлфия Вәлиева.
Актерлар: Зөлфәт Закиров, Булат Гатауллин, Гүзәл Галиуллина, Артем Пискунов, Гүзәл Нәүмәтова, Илнур Байназаров, Булат Зиннәтуллин, Салават Хәбибуллин, Казан театр училищесы студентлары.
Музыка: JUNA төркеме, Зарина Вильданова.
КАРУРМАН: ЯЗЫЛМАГАН ДАСТАН
Кем син? Кем мин? Кемнәр алар? Ике дөнья чигендә калсаң, нишләргә? Үзең һәм якыннарың, дәүләтең өчен җаваплылыкны менә хәзер, шушында кулыңа алырга туры килсә, син моңа әзерме? Асылыңнан, тамырларыңнан баш тартып, яңа дөнья төзи аласыңмы? Әллә үз чытырманнарың эченә генә кереп адашасыңмы? Ул урман эчендә – котылумы, үлемме? «Карурман» пьеса эскизы без балачактан белгән каһарманнар һәм мифларны яңача «укырга», заманча лиро-эпика һәм фэнтези өслүбендәге вакыйгаларга башка күзлектән карарга чакыра. Бу – язылмаган дастан. Шуның белән ул серле дә. Куркыныч та.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз