-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
-
Таксида барганда җырчы Рината Тэй белән күңелсез хәл булган Җырчы Рината Тэйның көне бик уңышлы башланмаган әле...
Календарьга күз салыйк: кайсы көннәрдә ял итәбез?
Казанлылар, авыр эш көннәрендә сезне сөендерергә ашыгабыз. Еллык "ял көннәре календарен" тәкъдим итәбез.
Ватанны саклаучылар көне
22-24 февраль көннәрендә ял итәбез, чөнки бәйрәм шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбегә туры килә.
Халыкара хатын-кызлар көне
Халыкара хатын-кызлар көнен якшәмбе көнне билгеләп үтәчәкбез, шуңа күрә шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе – 7 марттан 9 мартка кадәр ял итәбез.
Яз һәм хезмәт көне
Май бәйрәмнәре озак дәвам итә. Яз һәм хезмәт көне казанлыларга биш ял рәттән бүләк итәчәк: 1 майдан 5 майга кадәр, ягъни җомга көннән сишәмбегә кадәр яллар көтелә. Чәршәмбе - эш көне.
Җиңү Көне
Казанлылар Җиңү көненә 75 ел тулуны шимбә көнне, 9 Майда бәйрәм итсә, ә дүшәмбе, 11 майга кадәр исә ял итәчәк.
Русия Көне
Казанлыларга 12нче июньдә Русия көнен билгеләп үткәнче дүрт көн эшләргә туры киләчәк.
Корбан бәйрәме
Быел бәйрәм 31 июльгә туры килә. Хезмәт сөючеләргә: бу җомга. Шуңа күрә өч көн рәттән ял итәчәкбез: 31 июль, 1 һәм 2 августта.
Халыклар бердәмлеге көне
Киләсе өстәмә ял - 4 ноябрь.
Татарстан Конституциясе Көне
Ноябрь ае ялларга "саран". Халык бердәмлеге көненнән соң казанлылар нибары бер көн – 5 ноябрьдә эшли дә, ә 6 ноябрьдән өч көнлек ялга китә.
Ураза һәм шәһәр көне ничек соң дип сорыйсызмы? Алар 24 майда һәм 30 августта билгеләп үтеләчәк, әмма алар якшәмбе көненә туры килә һәм өстәмә ял көннәрендә ял булмаячак.
Тагын бер юаныч: казанлылар эштән җиде тапкыр бер сәгатькә иртәрәк китә ала һәм моның өчен аларга берни дә булмаячак. Рәсми рәвештә кыскартылган көннәр: 30 апрель, 8 май, 11 июнь, 30 июль, 3 һәм 5 ноябрь һәм 31 декабрь. Әгәр казанлылар ныклап эшләсә, узган елдагы кебек, 31 декабрьдә дә ял итү бәхетенә ирешәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз