Логотип Идель
Яңалыклар

Кама Тамагына сәяхәт

19 август ТР шәһәрләре үсеше институтының «Табигать территорияләрен үстерү буенча дирекция»се «Табигать территорияләре белән идарә итү» компаниясе бергәлектә журналист һәм блогерлар өчен Кама Тамагына пресс-тур оештырды.

Биредә безнең редакция дә булып кайтты. 

Бигрәкләр дә киң Татарстан

Казаннан Кама Тамагына автобусыбыз иртәнге 9да кузгаллып китте. Тәрәзәдән табигатебез гүзәллегенә сокланып бардык. Килеп җиткәч, беренче ноктабыз — Юрьев пещерасын Визит үзәге булды. Монда безне җирлектә җитештерелгән сырлар һәм автор рецепты буенча пешерелгән пицца белән сыйладылар. 

Икенче нокта — гипс штольнялары

Юрьев мәгәрәсе хакында мәгълүмат алганнан соң, без, чын альпинистлар сыман, каскалар киеп, гидыбыз артыннан гипс штольняларына юл тоттык. Бирегә юл текә яр буе белән тоташа — бик нык игътибарлы булу  сорала. Кисәтәбез: штольнялар эчендә суык — мөмкин кадәр җылырак киенегез. Биредә безне кайчандыр туристлар калдырган курчак Федор каршы алды. Ярты юлны узганнан соң, штольнялардагы чишмә суыннан авыз иттек. Аннан акбур тәме килә. Гомумән, ташлардан ясалган җир асты дөньясы матурлыгы сокландырды! Монда бик тырышсаң да, адашып булмый — 11 чыгу юлы бар.
Фотоларны теркибез! Искиткеч бит?!

Өченче нокта — хайкинг

Идел сукмагының күз явын алырлык территориясе буйлап, җәяүле сәяхәткә кузгалдык. Спорт яратучылар өчен бу җәннәт! 10 меңңән артык адым һичшиксез булачак.

Дүртенче нокта — глэмпинг «В месте»

Юлдан соң, хәл җыярга күптән түгел үз эшен башлап җибәргән глэмпинг территориясендә безне җылы каршы алдылар. Саф һава, урман, Идел буе һәм ял өчен төзелгән йортлар. Хыялдагы тормыш түгелме соң бу?! Һәм болар барысы да Татарстанда урнашкан.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев