-
"Кыямовлар кыздыра": Бүгенге татар журналистына иҗадилык җитми! "Идел-online" ютуб-каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы!
-
Әлмәттә “Индустрия скверы” ачыла Монда “Карамай барлыкка килү теорияләре” муралы, “Кояш факелы” медиаобъекты, “Нокта” исемле лазерлы инсталляция белән дә танышырга мөмкин.
-
Яңа 100 сумлык купюралар тәкъдим ителде Иске йөзлекләр 10 ел дәвамында яңалары белән бергә әйләнештә булачак.
-
Оймяконнан Мәскәүгә кадәр... атта! Җайдак сәяхәтче былтыр март башында Оймяконнан чыгып китеп, якынча 9 мең ярым километр юл узган.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Камал театры билетлар сата. Сез әйткән бәягә
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзенең онлайн-спектакльләренә билетлар сата башлады. Куелышлар рус субтитрлары белән барачак. Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, спектакльләрнең видеоларын компьютер, смартфон һәм Smart TV ярдәмендә карап була.
Билетларга төгәл бәя куелмаган. Шуңа күрә тамашачы аны үзе теләгән суммага карый алачак. Ләкин спектакльне билгеле бер вакытта һәм аннан соң 48 сәгать дәвамында гына карап булачак.
«Сез үзегез дөрес дип санаган бәяне куясыз. Теләсә нинди сумманы. Без сезгә нинди генә бәя куйсагыз да рәхмәтле булабыз. Тамашачыларсыз театр - театр түгел инде», - дип аңлата моны театр хезмәткәрләре.
8 апрельдә «Мәхәббәт FM», 9ы көнне «Мәңгелек буран», 10 апрельдә «Җәйнең бер көнендә», 11е «Сөясеңме, сөймисеңме…» һәм 15 апрельдә «Бию пәрие» спектакльләрен онлайн карап булачак.
Моңа кадәр без репертуардан төшкән спектакльләр турында язган идек.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз