Логотип Идель
Яңалыклар

Камал театры казанлылар өчен ачык экскурсияләр башлый

Экскурсиягә килгән кешеләрне грим, тегү һәм реквизитор цехларына алып барачаклар, анда театр хезмәткәрләре белән аралашу һәм хәтта нинди дә булса сәхнә образын да киеп карау мөмкинлеге булача

Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры буенча бушлай экскурсияләр башлана. Килүчеләрне төп һәм кече сәхнә, сәхнә арты, Галиәсгар Камал мемориаль кабинеты, тарихи күргәзмә һәм картиналар галереясы белән Татарстанның халык артисты Луиза Шакирҗанова таныштырачак. Экскурсиягә килгән кешеләрне грим, тегү һәм реквизитор цехларына алып барачаклар, анда театр хезмәткәрләре белән аралашу һәм хәтта нинди дә булса сәхнә образын да киеп карау мөмкинлеге булачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Шулай ук казанлылар борынгы милли театр тарихындагы төп вакыйгалар һәм аның киләчәккә планнары турында беләчәк, труппаның яңа урынга күчүе турында сораулар бирә алачак.

Экскурсиянең озынлыгы 1 сәгать тәшкил итә. Экскурсияләр 20-нче гыйнвар, 3-нче һәм 17-нче февральдә узачак. Башлана – 14:00 сәгатьтә. Экскурсиягә түбәндәге сылтама буенча теркәлеп кушылырга мөмкин.

Искәртеп узабыз, хәзер Г.Камал исемендәге театр Татарстан урамындагы 1 нче йортта урнашкан, ул 30 елдан артык элек шунда күченгән. Театр тарихында күченүләр күп була, һәр локация аның үсешенең яңа этабы белән бәйле. Хәзер Камал театрының яңа бинасының архитектур концепциясен эшләүгә халыкара конкурс уза.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев