Логотип Идель
Яңалыклар

Беренче кунак - МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа проект башлап җибәрде. “Әле…” – ул Камал театрының YouTube каналында видео-әңгәмә. Беренче интервьюны Искәндәр Хәйруллин Минтимер Шәймиев белән уздырды.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа проект башлап җибәрде. “Әле…” – ул Камал театрының YouTube каналында видео-әңгәмә. Беренче интервьюны Искәндәр Хәйруллин Минтимер Шәймиев белән уздырды.

Проектның максаты - татар мәдәниятен һам театрын популярлаштыру, сәхнә сәнгатенә татар дөньясындагы проблемаларга игътибар җәлеп итү, телне саклау һәм үстерү. Камал театры студиясе кунаклары - Татарстанда һәм Татарстаннан читтә татар сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр. Проектның беренче кунагы - Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы ШӘЙМИЕВ булды! Проектның алып баручысы - Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин. Башлангыч музыкаль тема авторы - Йосыф Бикчәнтәев. Караучыларга уңайлы булсын өчен рус телендә субтитрлар өстәлгән. Видеоны Full HD сыйфатында карарга мөмкин.

 

Минтимер Шәймиев ни өчен театрга йөрмәве, хатыны белән ник күбрәк бала алып кайтмаулары, баш режиссер Марсель Сәлимҗанов вафатыннан соң ни өчен Фәрит Бикчәнтәев кандидатурасын яклап чыгуы турында сөйләде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев