Логотип Идель
Яңалыклар

КАМАЛ ТЕАТРЫ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕ - ТУРЫ ЭФИРДА!

Кайбер спектакльләр туры эфирда да күрсәтеләчәк. Дөньяның һәр почмагында шушы минутта уйналган спектакльне карап булачак.

Пандемия вакытында театрлар үз эшләрен туктатмадылар - онлайн форматта тамашачылары белән бергә булдылар. Хәзер инде спектакльләрне рәхәтләнеп тамаша залында карарга мөмкин. Ә Камал театры онлайн форматта да эшләвен дәвам итә, яңа сезонда онлайн-спектальләр күрсәтә.

Кайбер спектакльләр туры эфирда да күрсәтеләчәк. Дөньяның һәр почмагында шушы минутта уйналган спектакльне карап булачак. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спектакльләрнең интернет трансляцияләрен Мәскәү, Чаллы, Нью-Йорк, Хельсинки, Истамбул - бөтен дөньяда онлайн караганнар инде. Моның өчен Камал театры сайтына kamalteatr.ru кереп, онлайн спектакльләргә билет алырга кирәк. Билетны эфир тамамланганчы гына сатып алырга була. Спектакльне24 сәгать эчендә карарга мөмкин.

Туры эфирлар рус теленә субтитрлар белән тәэмин ителә. Спектакльне компьютер, телефон, Smart TV технологиясе булган телевизорлар аша карарга була.

Туры эфирлар афишасы:

23 сентябрь «Исәнмесез?!» 

30 сентябрь «Әтәч менгән читәнгән»

7 октябрь «Ак калфагым төшердем кулдан»

28 октябрь «Көтәм сине»

1 ноябрь «Миркәй белән Айсылу»

25 ноябрь «Җанкисәккәем»

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев