Яңалык/Эксклюзив
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Камал театрыннан селфи-бәйге
Октябрь аенда Казан метросында Камал театры поезды барлыкка килде. Поездның тышы Камал театры төсләре белән бизәлгән. Поезд гыйнвар уртасына кадәр йөриячәк. Шул форсаттан, театр яңа бәйге игълан итә. Бәйге шартлары турында театрның сайтында хәбәр ителә.
Бәйгедә катнашу өчен:
- 2 декабрьдән 20сенә кадәр театраль поезд янында селфи төшәргә;
- Фотоны ВКонтакте яки Инстаграмдагы (лента яки история) үзеңнең сәхифәңә урнаштырырга һәм #Театральныйпоезд хэштегы куярга. Аккаунт ачык булырга тиеш;
- Фотода Камал театрын @kamalteatr билгеләргә һәм сәхифәләргә язылырга.
Иң күп лайк җыючылар җиңү яулаячак. Бәйгенең нәтиҗәсе татар театрының туган көнендә — 22 декабрьдә игълан ителәчәк. Бәйгенең бүләкләр фонды: Камал театры тамгасы төшерелгән шарф, стена календаре, көндәлек һәм спектакльләргә чакыру билетлары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз