Логотип Идель
Яңалыклар

КАМАЛ ТЕАТРЫНДА КЕМ ӨЙЛӘНӘ?!

Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Камал театры тамашачысына «Өйләнәм.tat» (авторы һәм режиссеры — Илгиз Зәйниев) исемле яңа премьера тәкъдим итә. Хәзерге вакытта спектакльнең репетицияләре бара.

Эчтәлеге болайрак:

Раннур исемле яшь журналист эксперимент ясарга була: социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә өйләнергә теләвен хәбәр итә һәм кызларны «кастингка» чакыра.

«Минем белән свиданиегә барырга теләүчеләр комментарийларда языгыз», — дип игълан итә ул.

  Алга таба егет мәхәббәт өлкәсендә төрле «тетрәнүләр» кичерә: фәннән кала башка берни белән дә кызыксынмаучы микробиолог кыз белән күрешә, аннары ялгыз бала үстерүче яшь әни, үзен ташлап киткән элекке егетен шашып яратучы кыз, үзе турында гына уйлаучы җилбәзәк туташ белән… Ә тормыш үз җаена ага тора.

   Геройның бердән-бер һәм кабатланмас, иң гүзәл, чибәр тиң ярын интернет аша табу өмете көннән-көн сүрелә бара… Кәләшләр кастингында кем җиңәр, мәхәббәт мөһимрәкме, хөрмәтме, ничек өметне өзмичә гаделлеккә һәм изгелеккә тугры калырга була — боларга җавапны тамашачы спектакльдә табачак.

чыганак һәм фото: Камал театры сайты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев