-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
Казанда булачак Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынга нигез ташы салынды Җәмигъ мәчете элеккеге «Кырлай» аттракционнар паркы территориясендә төзеләчәк. Әлегә проект та, исем дә сайланмаган, киләчәктә дини корылманың 10 меңнән дә ким булмаган кешене сыйдырачагы гына билгеле.
-
Тинчурин театры үзенә Тинчурин исеме бирелгән көнне искә ала Моннан 34 ел элек Тинчурин исеме бирелүне искә алу уңаеннан Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда укучылар өчен халык язучысы Рабит Батулла Тинчурин иҗатына багышланган дәрес уздырган.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Камал театрында премьера
Бүген, 24 декабрь, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Таңбатыр» әкиятенең премьерасы була. Яңа спектакльне 30 декабрьгә кадәр һәм 5-6 гыйнварда да күрсәтеләчәк.
Хәзерге заман балаларын тапкыр тиеннәр, тырыш керпеләр, куркуын җиңгән куяннар хакындагы әкиятләр белән шаккатырып булмый. Аларны үзенчәлекле, фантазиягә бай сюжет-саспенслар җәлеп итә. Андый әсәрләрдә геройларның чиксез маҗараларын күзәтәсең, тын да алмыйча аларның язмышы өчен борчылып утырасың. “Таңбатыр” әкияте дә көтелмәгән кызыклы борылышларга бик бай. Әлбәттә, яшь режиссёр Олег Кинҗәгуловның бай фантазиясе һәм заманча сәхнә технологияләре спектакльнең тәэсирен тагын да арттыра.
Спектакль балаларга һәм гаилә белән карауга исәпләнгән.
Пьеса татар халык әкиятенә нигезләнеп язылган. Автор — Мансур Гыйләҗев, режиссер — Олег Кинҗәгулов, рәссам — Ләйсән Хөсәенова, хореограф — Нурбәк Батулла, композитор — Эльмира Галимова.
Чыганак һәм фотолар: kamalteatr.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз