Логотип Идель
Яңалыклар

Камал театрының легендар спектакльләрен кинотеатрда карап була!

"Мир" кинотеатрында һәр якшәмбе Камал театрының сәхнәдән төшкән иң яхшы спектакльләрен күрсәтәләр.

"Мир" кинотеатрында һәр якшәмбе Камал театрының сәхнәдән төшкән иң яхшы спектакльләрен күрсәтәләр. 

Әлеге акция «Кино+Театр» проекты кысаларында уза. Спектакльләрне "Мир" кинотеатрында (Достоевский урамы, 30 ) һәр якшәмбе сәгать 14.00дә карап булачак.

1 декабрь көнне Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр»,  8 декабрьдә Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Курчак туе», 15 декабрьдә зур экранда  Ркаил Зайдулла әсәре буенча куелган «Үлеп яратты» спектакле видеоязмасын карап булачак. 

Кинотеатрга керү түләүле, ләкин билет бәясе 150 сумнан артмый. Әлеге акция киләсе елга да дәвам итәр дип көтелә. 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев