Яңалык/Эксклюзив
-
Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар? Шәһәр халкыннан 50 гариза килгән.
-
WhatsApp мессенджерында үзгәрешләр! Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак.
-
АТНА ЭЧЕНДӘ ИКЕ ЮГАЛТУ 23 февральнең суык көнендә Казанның фәнни җәмәгатьчелеге, татар зыялылары күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеевны соңгы юлга озатты.
-
«Блогер.Татар» һөнәри блогерлар бәйгесенең җиңүчеләрен белдек! Ә бүген 21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә җиңүчеләрне игълан итәбез.
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
-
Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...." Татарстанда тагын бер зур фаҗига.
-
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде Юлларда бозлавык булырга мөмкин
-
Өч игезәк бала табарга җыенган 40 яшьлек ханым вафат... Йөклелекнең уникенче атнасында проблемалар килеп чыккан.
Кама бозыннан өенә кайта алмаган хатын-кызны коткаралар
Кичә 112 ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре номерына хатын-кыздан хәбәр килә: ул Тарловка бистәсе янындагы Чулман бозында адашканын һәм өенә кайта алмавын әйтә.
Ләкин берничә минуттан соң, хатын коткаручыларга яңадан шалтыратып һәм өенә юл табуын хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре чакыруны тикшерер өчен абонент шалтыраткан урынга юл тоталар. Ярдан 10 метр ераклыкта коткаручылар кар көртендә өшегән, өстәвенә исерек 59 яшьлек хатын-кызны күреп ала. Аны һава мендәрендәге суднода ярга китереп, өенә алып кайталар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз