Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН ҖОМГА НАМАЗЛАРЫН КЫСКАРТЫРГА ӨНДӘДЕ

    Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграмм аккаунтында имамнарга һәм Татарстан Республикасында Ислам динен тотучы мөселманнарга мөрәҗәгать итте һәм мәчетләрдә коронавирус инфекциясе таралуга каршы чаралар турында искә төшерде, ул җомга намазларын кыскартырга өндәде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.


    www.instagram.com

    Камил хәзрәт үзенең мөрәҗәгатендә дин кардәшләребезне коронавирусның кискен таралып китү куркынычы әле һаман да саклануы турында кисәтте һәм хәзрәтләрне җомгаларның дәвамлылыгын 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды. 

    «Кызганычка каршы, коронавирус инфекциясенең кискен таралу куркынычы әле һаман да саклана. Мәчетләрне моның сәбәбе булудан саклыйк! Шуңа күрә җомга намазларын, 10-15 минуттан да арттырмыйча, тәмамларга чакырам. Чир йогудан шикләнгән кардәшләргә исә, фарыз намазын укып, сәлам биргәннән соң, кайтып китүе хәерле булыр, дип уйлыйм», — ди мөфти.

    Ул мәчетләрдә битлекләр һәм шәхси намазлыклардан файдаланырга кирәклеген искәртә. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә, гомумән, мәчетләргә барудан тыелып торырга киңәш ителә. «Сакланганны Аллаһ саклар!» — ди Камил Сәмигуллин.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект