-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Тавыш бирү мөмкинлеге – Аллаһының рәхмәте”
Казанның 7нче гимназиясендә, шулай ук 88нче мәктәбендә Бердәм сайлау көне бәйрәм рухы алган. Татар һәм рус телләрендә җырлар яңгырый, сәүдә – ярминкә оештырылган.
– Беренчеләр булып, гадәттәгечә, пенсионерлар килде. Алар һәрвакыт актив бит безнең. Тәүге мәртәбә тавыш бирүче яшьләргә бүләкләр әзерләнде. Сайлау тыныч бара, – диде 214нче сайлау участогы рәисе Андрей Бикбов.
Казанның 88нче мәктәбенә урнашкан 279нчы сайлау участогы ишеген дә иртәнге 7 сәгатьтә бер төркем әбиләр ачып кергән.
Реклама
– Көнебезне әбиләр фатихасында башладык. Халык активлык күрсәтә, тавыш бирергә киләләр. Сайлауга куелган партияләрнең һәркайсыннан күзәтүчеләр катнаша. “Чиста сайлаулар өчен” корпусы вәкилләре дә бар монда, – диде 279нчы сайлау участогы рәисе Светлана Фугина.
Без сөләшеп торган мәлдә сайлау участогына гадәти киемдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килеп керде. Ул залдагы халыкка тыйнак кына сәлам бирде, һич масаймыйча чират торып бюллетень алды һәм тавыш биргәч, залдагы халыкка баш кагып, чыгып та китте. Камил хәзрәт Сәмигуллинны мәктәп ишегалдында туктатып, уй – фикерләрен сорадым. Ул җавапларын бисмилла әйтеп башлады.
– Сайлауларда тавыш бирү мөмкинлеге – Аллаһының рәхмәте. Шушы мөмкинлектән файдаланырга кирәк, мин дә тавыш бирдем. Татарстаныбызда ел саен 20-30 мәчет ачыла. Ике-өч атна саен бер мәчет алыла, дип әйтергә була. Мондый иреклек кайчан бар иде?! Тормыш яхшырганнан-яхшыра бара. Ил-көннәребез имин булсын. Хәдисләрдә: “Сез ничек булсагыз-җитәкчеләр шундый”, – дип әйтелгән. Без җитәкчеләр өчен җаваплы, шунлыктан, лаеклыларны сайлау мәслихәт, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Татарстан мөфтие мөселманнарны Гашура көне (9 сентябрь) белән дә котлады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз