Логотип Идель
Яңалыклар

«КАНАТЛАР»: шигырь һәм моң кичәсе

28 сентябрьдә Чиләбедә «КАНАТЛАР» дип аталган шигырь һәм моң кичәсе узды.

Бу хакта шагыйрә Оксана Ильюп хәбәр итте.

Бу былтыр ноябрь аенда Чиләбедә һәм быел январь аенда Миәс шәһәрендә уздырылган «Шигырь вә каһвә» әдәби-музыкаль кичәләренең дәвамы. Әмма алдагыларыннан аермалы буларак, әлегесе – театралләштерелгән тамаша. Җентекләп шигырьләр сайланды, сценарий төзелде, реквизитлар әзерләнде. Махсус бу чарага диеп каурый белән кара, патифон һәм винил пластинкалар сатып алынды. 

Шунысы рәхәт: бу кичәгә күрше шәһәрләр – Златоуст, Миәс һәм Екатеринбургтан да килгәннәр иде. Барысы бергә 35 кеше булды (мәйданчык сыйдыра алганнан биш кешегә күбрәк - билетлар сатылып беткәч тә, өстәмәләрне ясарга туры килде).

Патифоннан тыш, чараны тере музыка бизәде. Гитарачы егетебез Дауыд Камалов махсус Златоусттан килде, баянда - Эльдар Гыйбадуллин - Чиләбе татар халык театры җитәкчесе булды. Мини-спектаклебездән соң ачык микрофонда тамашачылар яраткан шигырьләрен сөйләде, диде Оксана.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев