Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Каникул озайтыламы?

    Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коронавирус аркасында мәктәп каникулларын озайтырга планлаштырмый. Бу турыда министр урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.
    «Мәктәп каникуллары 23еннән 31 мартка кадәр булачак. Бүгенге көнгә каникулларны озайту турында карар юк. Алга таба нәрсә буласын әлегә белмибез», - диде ул журналистларга.
    Каникулга кадәр атнада да укучыларны мәктәпне карантинга япмаячаклар: «Әгәр без баланы мәктәптән җибәрәбез икән, ул бит әле аның өйдә генә утырачагын аңлатмый. Ата-аналар вакытын гел баласы белән үткәрә алмаска мөмкин, үзләре генә калгач, алар сәүдә үзәкләренә яки башка җиргә китә алалар. Шулай итеп без аларның куркынычсызлыгын тәэмин итә алмыйбыз», - дип аңлатты моны Алсу Әсәдуллина.
    Бүгенге көндә, министр урынбасары сүзләре буенча, барлык белем бирү оешмаларында профилактика чаралары күрелә: бүлмәләр җилләтелә, дымлы җыештыру үткәрелә, дезинфекция ясала, балалар визуаль күзәтү астында.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!
    • "Татмедиа" онлайн-кибете