Логотип Идель
Яңалыклар

КАПРЕМОНТНЫҢ КАЙЧАН БУЛАЧАГЫН ТЕЛЕГРАММ-БОТТАН СОРА

Чат-бот планлаштырылган капиталь ремонт турындагы мәгълүматны җибәрә алачак.

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм ТР Төзелеш министрлыгы «Капиталь ремонт» телеграм-ботын эшләтеп җибәрде.

Кулланучылар кызыксындырган адресны кертергә тиеш (казанлыларга урамның исемен һәм йорт номерын, башка шәһәрләрдә яшәүчеләргә - шәһәр, урам һәм йорт адресын кертергә кирәк). Моңа җавап итеп, әгәр йорт тиешле программага керсә,  чат-бот планлаштырылган капиталь ремонт турындагы мәгълүматны җибәрә алачак.

Татарстанлылар капремонт үткәрелү елын һәм эш төрләрен белә алачак. Чат-ботка сылтама буенча кушылырга яки мессенджерда @kapremont_rt_bot дип эзләргә кирәк.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев