-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАХСУС ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ ЭШЛӘНӘ Россиядә «Яшьләргә дәүләт хезмәтләре» порталы эшләнә, анда яшьләр өчен төп вакыйгалар, ташламалар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат булачак
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
КАР... ТАГЫН КАР...
Бу атнада Казанда кар явуын дәвам итәчәк, кар капламының биеклеге артачак. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итә.
"Бөтен гыйнвар дәвамында һава температурасы норма чикләрендә һәм бераз югарырак булды дип әйтергә мөмкин. Соңгы атна искәрмә булмаячак. Россия гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, сишәмбе көндез минус 11 градус булачак, чәршәмбе - 10 градус, ә пәнҗешәмбе һәм җомга - минус 12 градус. Төнге температуралар уртача минус 13-14 градус булыр дип көтелә. Атна ахырына җылырак булачак. Шимбә көндез минус 8, ә якшәмбе - минус 6 градус булыр дип фаразлана ", - дип, китерә Переведенцевның сүзләрен университетның матбугат хезмәте.
Профессор шулай ук билгеләп үткәнчә, елның беренче ае Россиянең бөтен территориясендә карга мул булган. Югары уку йорты метеостанциясе мәгълүматлары буенча, инде 24 гыйнварга 60 мм явым-төшем яуган, бу гыйнвар нормасыннан 10 мм га артык. Соңгы өч көндә 13 мм кар яуган. Хәзер кар капламының биеклеге 48 сантиметр тәшкил итә.
"Безгә Төньяк Атлантикадан циклоннар килә, шуңа күрә кар бар, ә кырыс салкыннар юк", - дип өсти галим.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз