-
Казан обсерваториясенә нәрсәгә барырга (ашыгыч гид) Бу сорау «Астрономия һәм бөтендөнья мирасы» Халыкара форумында күтәрелде. Төрле илләрдән җыелган галимнәр, экспертлар үз фикерләрен белдерделәр. Күпчелек галимнәр әлеге тәкъдимне хуплап чыкты.
-
Катлаулы мәсьәләләрдә алтын урталык саклый алган татар галиме Быел күренекле дин галиме һәм тарихчы Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулды.
-
Зифа Кадыйрова җәйге өендә нәрсәләр януын сөйләде... Ноябрь азагында язучы Зифа Кадыйрованың Чаллыдагы дачасын янган иде. Янгын әдибәнең ике катлы йортын, мунчасын һәм ишек алдындагы беседкасын юк иткән.
-
Гүзәл Яхина яңа премия иясе булган Язучы Гүзәл Яхина «Балаларым минем » («Дети мои») романы өчен «Зур китап» премиясе лауреаты булды. Казан кызының әсәре шулай ук укучылар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча да иң яхшысы дип табылды. Лауреатларны бүләкләү тантанасы кичә Мәскәүдә Пашков йортында узды.
-
Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узды (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ) Ярыш 10 үлчәү авырлыгында уздырылды. Җиңүчеләр арасында 9 Татарстан көрәшчесе бар.
-
"Безнең вакытта кар китеп җир кипмичә көрәшеп тә булмый иде..." Кече Чынлы авылында туып үскән Мәсхүт абый Хөснетдиновны Чүпрәле районы халкы, бигрәк тә спортчылар арасында белмәгән кеше юктыр.
-
Чүп-чарны өйдән чыгарырга кирәкме? Инстаграмдагы туры эфирдан кисеп алынган видео мессенджерлар ярдәмендә таралырга да өлгерә. Хәзер инде бу турыда федераль каналлар да язалар.
-
Фәнис Яруллин: «Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр...» Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр, Бик усал шул бездә кешеләр.
"Кара җомга"да Казанлылар кибетләрне "бет" кебек талады
Бу көннәрдә бөтен дөньяның зур кибетләрендә "Кара җомга" акциясе узды. "Черная пятница" – көнбатыштан кергән акция, ул гадәттә зур сәүдә үзәкләрендә уздырыла. Акциядә катнашучы кибетләр сатып алучыларны зур ташламалар белән кызыктыра. Әмма бездә, асылда, башта бәяләр күтәрелә, аннан күтәрелгән бәяне сызып, элеккеге бәя куела. Нәтиҗәдә, ташлама ясамау гына түгел, бәяләр артырга да бик мөмкин. Күз буяу өчен кайбер товарларны чыннан да арзанрак бәягә сатарга мөмкиннәр, ләкин андый әйбернең сыйфаты да түбән дәрәҗәдә була шул.
Бу ялларда Казанның сәүдә үзәкләрендә халык шыгрым иде, социаль челтәрләрдә, "ВКазани поймут" төркемендә, “Тандем”га акциягә җыелган кешеләрне фотога төшереп элгәннәр. Социаль челтәрдәге хәбәргә караганда, фотодагы кешеләр чәйнек уйнатуга җыелган.
«Тандемда кешеләрдән “бөке” хасил булган! Тәмуг белән бер. Ярты Казан чәйнек отарга килгән», — дип язган хәбәр авторы фото астына.
Кичә Казандагы МЕГА сәүдә үзәгенә баручы юлларда да халык берничә чакрымга сузылган "бөке" дә торды. Моның сәбәбе дә Казан халкының сәүдә үзәгенә агылуында иде.