Логотип Идель
Яңалыклар

«Кара пулат» операсы халыкара премиягә дәгъва кыла

Опера «Театр декорациясенең иң яхшы гамәлгә ашырылган проекты» номинациясендә җиңүгә дәгъва кыла. Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү 15 ноябрьдә Санкт-Петербургта узачак.

Эльмир Низамовның Тинчурин театрында куелган «Кара пулат» операсы халыкара архитектура премиясе номинанты булды. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Опера «Театр декорациясенең иң яхшы гамәлгә ашырылган проекты» номинациясендә җиңүгә дәгъва кыла. Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү 15 ноябрьдә Санкт-Петербургта узачак.

«Алтын Трезини» халыкара архитектура-дизайн премиясе 2018 елда чыгышы белән швейцарияле булган рус төзүчесе Доменико Трезини (1670-1734) хөрмәтенә булдырыла. Ул Петербургның беренче архитекторы, Петропавлов соборы, Унике коллегия бинасын һәм Петр заманында булдырылган сокландыргыч барокко үрнәкләрен төзүче оста. Премия Бөтендөнья петербурглылар клубы тарафыннан бирелә. Премиянең рәисе – Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский.

Премиянең төп бүләге — Доменико Трезининың алтын кушып ясалган сыны.

Хәзерге вакытта халык мәхәббәте призы өчен тавыш бирү бара. Шушы сылтама аша кереп тавыш бирергә мөмкин

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев